tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи шәһәрендә татар яшьләре өчен «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды
Сочи шәһәрендә татар яшьләре өчен «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды

Сочи шәһәрендә татар яшьләре өчен «Акыл фабрикасы» белем бирү мәктәбе узды

1 март көнне Сочи шәһәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Акыл фабрикасы” белем бирү мәктәбен уздырды.

Белем бирү программасы Көньяк федераль округының татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активы өчен оештырылды. Әстерхан, Ростов өлкәләре, Краснодар крае, федераль әһәмияттәге Сириус һәм Сочи шәһәрләрендәге татар яшьләре катнашында узды.

Чараның максаты – такымнарны татар яшьләре форумы проектлары белән таныштыру, Россия Көньягы татарлары тарихы һәм проект менеджменты инструментлары турында сөйләү.

“Акыл фабрикасы” интенсивы катнашучыларга үз проектларын булдырырга һәм аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Укулар «Сириус» мәгариф үзәгендә узды, ул талантлы балалар үсеше өчен милли мәйданчык булып тора. “Сириус” – Россиянең барлык төбәкләреннән төрле сәләтле яшьләрне җәлеп итүче һәм әйдәп баручы белгечләрнең, соңгы технологияләрнең тупланган урыны.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*