tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Чүпрәле районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Фәнил Вәлиуллинга истәлек тактасы куелды

ВИДЕО: Чүпрәле районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Фәнил Вәлиуллинга истәлек тактасы куелды

Чүпрәле районы хакимияте моннан берничә ел элек Әфганстанда, Чечняда һәлак булган якташларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча планлы эш башлап җибәргән иде. Аның кысаларында алар яшәгән йортларга истәлек такталары куелды, мәктәпләрдә һәлак булучыларның шәхси әйберләре куелган хәтер почмаклары булдырылды… Узган атна азагында Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылыннан махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган 34 яшьлек Фәнил Вәлиуллин истәлегенә истәлек тактасы ачылды. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин әлеге чарада батырның әнисе Румия апа, туганнары һәм дуслары белән очрашып Фәнилнең балачагы, үсмер еллары хакында белешеп кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*