tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» журналы редакциясе «Яңа исем» иҗат лабораториясе ача
«Идел» журналы редакциясе «Яңа исем» иҗат лабораториясе ача

«Идел» журналы редакциясе «Яңа исем» иҗат лабораториясе ача

1 марттан «Идел» журналы редакциясе каршында «Яңа исем» иҗат лабораториясе эшли башлый.

Ул татар әдәбиятында яңа исемнәрне барлау, яшь каләм тибрәтүчеләргә иҗади мәйдан бирүне күзалдында тота. Проектта 14 яшьтән 35 яшькәчә иҗатчылар катнаша ала. Берничә ай дәвамында остазлар белән турыдан-туры элемтәдә булып, өр-яңа әсәр иҗат итү планлаштырыла.  Лабораториядә язу осталыгын арттыру, еш очрый торган хаталардан арыну, тәрҗемә эше буенча онлайн-дәресләр, туры эфирлар, язучы остаханәсе, мастер-класслар, шигырь кичәләре, фатирниклар үткәреләчәк.
Нәтиҗәдә, иң яхшы әсәрләр «Идел» журналында басылачак, шигъри клиплар төшереләчәк, авторларга «Яшь язучы» таныклыгы тапшырылачак һәм яшь каләмдәшләргә Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдимнамәләр һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Иң мөһиме – татар әдәбиятында ЯҢА ИСЕМ ишетеләчәк!
Гаризалар март азагына кадәр кабул ителә.
«Яңа исем» иҗат лабораториясенә теркәлү өчен сылтама:  https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSctXJqruEG0Nxmn-dCXTo3jQhggVZwYnFZSp2TGmiyqmtXbNg/viewform?usp=sharing

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*