tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте
«Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте

«Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмас бүләк» китабын нәшер итте. Халкыбызны вәгазьләү эшендә җиң сызганып хезмәт итүче танылган абыстай, мөгаллимә Сәйдә апа Аппакова күп еллар дәвамында динебез Исламга нигезләнгән әдәп-әхлак тәрбиясен тормышта файдалану хакында бәян итә.

«Тузмас бүләк» китабы Сәйдә абыстайның дин белән бергә үрелеп яшәлгән, тәрбиягә, әдәп-әхлакка нигезләнгән тормышына кабат күз салу ул. Җыентыкта абыстайның кечкенә чактагы, яшьлек елларындагы булган кызыклы һәм шул ук вакытта гыйбрәтле вакыйгалары, төрле темаларга сөйләнгән вәгазьләре, әйткән үгет-нәсыйхәтләре урын алган. Сәйдә апа Аппакова бик оста итеп гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз, килен-кайнана мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен тасвирлап бирә, гаиләдә тынычлык, татулык һәм үзара хөрмәт хисләре хакимлек итсен өчен, ниләр эшләргә кирәк булу серләре белән уртаклаша. Китапта туган илгә, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә карата сакчыл булу, бу кыйммәтле төшенчәләребезне күз карасыдай саклау мөһимлегенә зур урын бирелгән.

Әлеге китап киң катлам укучылары өчен тәкъдим ителә. Китап һәркем өчен дә файдалы булыр дигән өметтә калабыз.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*