Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Бүген биредә II Халыкара Иртыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды.
Шулай ук утырышта Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Омск өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Анна Марухина, Омск өлкәсенең «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Радик Миңнеханов, «Ибирь «татар милли-мәдәни автономиясе» ҖЧҖ башкарма директоры Марат Катыров, Омск өлкәсенең эчке сәясәт министры Анастасия Терпугова, Омск өлкәсенең мәдәният министры Юрий Трофимов һәм башкалар катнашты.
Утырышта II Халыкара Иртыш Сабан туен уздыру территориясен төзекләндерү, сәүдә нокталары эшен оештыру, иҗади программа һәм чаралар үткәрү тәртибе, шул исәптән традицион татар ашлары ассортименты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Суда спорт уеннарын һәм спорт чараларын оештыру бурычлары каралды.
II Халыкара Иртыш Сабантуенда спорт-ярышлар, пляж волейболы, су шоуы (җилкәнле регата, байдаркаларда ишү, көймәләрдә, яхталарда йөрү) оештырылачак. Фестивальдә “Этноавыл” дип аталган мәйданчык эшли башлаячак, анда Омск өлкәсенең муниципаль районнары үз мәдәниятләрен, үз казанышларын тәкъдим итәчәк. Биредә Татар мәйданчыгы да ачылачак. Шулай ук фестиваль кунаклары татар милли уеннарының ничек узуын карый алачак. Балалар мәйданчыгы оештырылып, анда мастер-класслар, балалар милли уеннары узачак. Яр буенда туклану нокталары урнаштырылачак. Үзәктә, “Дуслык аллеясы” каршында, Татарстаннан китереләчәк зур самовар куелыр дип көтелә.