tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ике аккош” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
“Ике аккош” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

“Ике аккош” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Кичә «Ике аккош» республика музыкаль конкурсына йомгак ясалды. Карау сылтама буенча булды.

“Ике аккош” республика конкурс-фестивале онлайн-форматта узды һәм легендар җырчы, РСФСРның атказанган, Башкорт, Татар АССРларының халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуга багышланды.

Фестивальдә катнашу өчен видео төшереп, оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Бәйге ике номинациядә узды: “Вокал башкару” (Фәридә Кудашева репертуарыннан бер җырны һәм бер халык яисә хәзерге, шул исәптән автор җырын башкару) һәм “Инструменталь башкару”.

«Дуэт» номинациясендә 1нче урынны Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Дамира Сәетова (Уфа шәһәре) алдылар.

“Җырны профессиональ башкару” номинациясендә Уфа шәһәреннән Гөлназ Кашапова җиңүче булды.

«Вокал ансамбль” номинациясендә 3нче урын – «Дуслык» татар җыры вокаль ансамблендә (Благовещенск шәһәре мәдәният йорты, җитәкчесе – А. Р. Мостафина, аккомпаниатор – Р. Б. Сәйфуллин), 2нче урын – «Гүзәл» Татар җыры халык ансамблендә (Стәрлетамак районы, «СРДК», җитәкчесе – Д. Ш. Йосыпова).

«Халык җыры» номинациясендә Бөрҗән районының Әбделмәмбәт авылыннан Сәлимә Гарифуллина җиңү яулады.

“Фәридә Кудашеваның җыр мирасы” номинациясендә беренче яшь төркемендә 1нче урын Минлесара Ишмөхәммәтовада (Самара өлкәсе, Тольятти шәһәре), икенче яшь төркемендә Фидан Бикмурзинда (Чакмагыш районы, Район мәдәният йорты, Чакмагыш авылы), өченче яшь төркемендә 1нче урын – Вәкилә Әхмәтҗановада (Туймазы районы, Башкортстан).

“Инструменталь башкару” номинациясендә Илназ Сафиуллин белән Захар Павлов ( икесе дә Бәләбәй районы, Приютово авылы), Җәмил Мозафин (Дуван районы, Мәсәгуть авылы), Нур Ибраһимов (Әлмәт шәһәре, Татарстан) җиңүче дип табылдылар.

Фестивальне оештыручылар – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре. Бу чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелде.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*