tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илебез өчен горурланып кайттык
Илебез өчен горурланып кайттык

Илебез өчен горурланып кайттык

2024елның 19-23 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә “Туганнар-Яраткан кешеләр” Бөтенроссия гаилә форумы узды, аның кысаларында 2024 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Россия Федерациясендә үткәрелә торган Гаилә елына старт бирелде. Президент Владимир Путин чараны тантаналы рәвештә ачты.

“Туганнар-Яраткан кешеләр” форумының махсус программасында 1000нән артык кеше катнаша. Алар илебезнең үсешенә зур өлеш керткән төрле төбәкләрдән килгән гаилә династияләре вәкилләре, күп балалы актив гаиләләр, яшьләр, укучылар, студентлар, Россия геройлары, СВО ветераннары.

Бу чарада Төмән өлкәсенең Тубыл районыннан Зәнкиевлар педагогик династиясе укытучылары катнаштылар. Зәнкиевларның гомуми хезмәт стажы 610 ел, педагогик хезмәт стажы 545 ел тәшкил итә. Династиягә нигез салучы РФ нең атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Г.Тукай исемендәге дәүләт премия лауреаты, язучы, Тубыл шәһәре һәм Загваздино поселениесының мактаулы гражданы Я.К .Зәнкиев.

Форумнан кайткан Ябалак урта белем бирү мәктәбе мөдире, Якуб Зәнкиев исемендәге “Хәтер” музее җитәкчесе Альбина Азисова тәэсирләре белән уртаклашып:”Форумда конкурсант гаиләләр үз төбәкләренең экспозицияләре буенча экскурсияләр үткәрделәр, якташларының казанышлары һәм кече ватаннарының истәлекле урыннары турында сөйләделәр, иҗади сәләтләрен күрсәтүчеләр булды.

Без чарага килгән кунакларга гореф-гадәтләребез турында сөйләдек, милли ризык-себер татар бавырсагын пешерү серләре белән таныштырып Төмән өлкәсенә, Тубыл районына экскурсиягә чакырдык. Безнең төркем җитәкчесе Түбән Әремзән урта гомуми белем бирү мәктәп директоры Ринат Ногманов һәм башка делегация вәкилләре безнең мәйданчыкта кызыклы, дәртле әңгәмә алып бардылар, буыннан буынга күчеп килгән себер бавырсагы рецептын килүчеләргә бүләккә бирдек. Тубыл районында ел саен үткәрелгән гастрономик фестивальгә(инициаторы район башлыгы Леонид Митрюшкин) тамашачыларны, оештыручыларны чакырдык, районыбызның уңышлары турында сөйләдек.

Җиде кешедән торган делегациябез вәкилләре ВДНХда узган экскурсияләрдә, презентацияләрдә булдылар, Төмән өлкәсе традицияләре белән кунакларны таныштырдылар. Форум кысаларында интеллектуаль «Белем» гаилә викторинасы, “Буыннар бәйләнеше” уены кызыклы узды. Сайлап алу этабында 28 сорауга җавап бирдек. Яшьләр, укучылар, студентлар актив булдылар. Зәнкиевлар династиясе вәкилләре, Якуб абый Зәнкиевның якын туганнары форумда Төмән өлкәсен лаеклы тәкъдим иттеләр. Мондый зур масштаблы форумда катнашуыбызга шатбыз. Туган илебез белән горурланбыз. Тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин Укытучы елы Гаилә елына күчте дип билгеләп әйтте. Бу безнең өчен бик мөһим. Мәктәп, укытучылар, ата-аналар, гаилә белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Форумда төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрергә, тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек булды. Безнең турында төшерелгән видеоролик зур экраннан күрсәтелде.

“Россия” күргәзмәсенең төп сәхнәсендә “Россия йөрәге” гаилә учагын кабыздылар”.”Россия йөрәге” утны Муромдагы Изге Троица монастыреннан алып килгәннәр. Аннары утны учактан 12 лампага күчерделәр. Алар барлык федераль округларга һәм яңа төбәкләргә җиткереләчәк”,-дип сөйләде.

Россия өчен горурланып, лаеклы чыгыш ясап, уңай эмоцияләр, матур тәэсирләр белән кайткан Зәнкиевлар династиясе төркемендә төрле яшьтәге, туган ягын, туган илен яраткан, хөрмәт иткән якташларыбыз, Я.К.Зәнкиевның якын туганнары: Түбән Әремзән мәктәбе директоры, “Ел укытучысы-2023” региональ бәйгенең суперфиналисты, “Ел директоры” номинациясендә “Муниципалитетның мәгариф флагманнары” төбәк һәм Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче Ринат Ногманов,

Абалак урта белем бирү мәктәбе мөдире, Якуб Зәнкиев исемендәге “Хәтер” музее җитәкчесе Альбина Азисова һәм шул ук мәктәп укытучысы Ирина Алыкова, Прииртышский мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, “Минем иң яхшы дәресем” Бөтенроссия конкурсында җиңүче Гүзәл Алыкова, биш бала тәрбияләп үстергән күп балалы әни, хезмәт ветераны, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән Сания Зәнкиева, Зәнкиевлар династиясе турында тикшеренү эшен алып барган, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган, хәзер Төмән дәүләт медицина универститы студенты Данил Азисов, Абалак урта белем бирү мәктәбенең яхшы билгеләргә укыган 6 нчы сыйныф укучысы Чулпан Алыкова булдылар.

ВДНХда һәр регионның үзенең төбәк символлары белән бизәлгән Яңа ел чыршысы барлыгын күргән Чулпан чыршыда бавырсак макеты җитмәгәненә игътибар иткән. “Туганнар-Яраткан кешеләр” Бөтенроссия гаилә форумында булып кайткан делегатлар Себер бавырсагының макетын әзерләп ВДНХга җибәрергә планнаштыралар.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*