tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң зур бәхет – тату гаилә
Иң зур бәхет – тату гаилә

Иң зур бәхет – тату гаилә

Ижауда яшәүче Ләйсән һәм Илназ Кәримовлар өчен иң мөһиме – балаларына милли тәрбия бирү. Гаиләдә телне, традицияләребезне саклар өчен бар мөмкинлекләрне дә кулланалар. Хәер, теләк булса, миллилекне саклауда бернинди дә каршылыклар юк, ди алар.

Ләйсән һәм Илназ белән танышканда ук аларның гадилеге, кунакчыл булулары күзгә ташланды. Яшь гаилә үзләренең танышу тарихын сөйләде. «Мин Әгерҗе районы Яңа Бәзәкә авылы кызы. Илназ Яңа Авылга кайтып йөрде. Яшьләр кичләрен безнең авыл­га да килә иделәр. Ул вакытта шәһәр егетләреннән бик курка идем, берсен дә якын китермәдем. Илназдан да качып йөрдем. Тик ул бик үҗәт булды. Кичләрен капка төбенә килеп, дус кыз белән абыйны мине чакырырга кертеп җибәрә иде. Мәктәпне тәмамлагач, укуымны дәвам итү өчен Ижауга кү­чендем. Анда да булачак ирем игътибарымны җәлеп итү өчен бик тырышты. Беренче очрашуыбызга килгәч: “Хыяллар тормышка аша”, — дип шаяртты. Чәчәкләр, бүләкләр биреп, башымны әйләндереп, үзенә гашыйк итте. Хәзерге көндә дә көтмәгәндә, чәчәк бәйләмнәре алып кайтып, сөендерә», – дип сөйләде Ләйсән.
Алар бүген чыннан да, бик матур, бәхетле гаилә. Ләйсән – кибеттә сатучы, Илназ машина йөртүче булып эшли. Хезмәтне, тормышны бик яраталар. Бер ул һәм кыз үстерәләр. Әти-әнисе 6 яшьлек Рүзәлгә һәм сеңлесе Рузаннага кечкенәдән милли тәрбия бирәләр. Уллары хәзердән үк Г.Тукай шигырьләрен яратып өйрәнә. Балалар үзләренең татар икәнлекләрен белеп, тоеп үссен өчен ныклап тырышалар. “Миллилекне чын-чынлап саклыйсың килсә, авырлык­лары да сизелми”, – ди алар. “Татарстаннан читтә, Удмуртиядә торабыз дип, балаларны милли мохиттән аермыйбыз. Өйдә без гел татар телендә аралашабыз. Аларга татар телендә әкиятләр сөйлибез, мультфильмнар күрсәтәбез, китап­лар укыйбыз”, – дип сөйләде Илназ. “Гаи­ләбездә балаларга күркәм тәрбия бирү – беренче урында. Алар кечкенәдән өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнеп үсәләр, әби-бабайларын бик яраталар. Авылга да еш кайтып йөрибез. Милли бәйрәмнәребезне дә яратып үткәрәбез”, – диде Ләйсән.
“Балаларны эш сөяргә өйрәтү дә – тәрбиянең асылы”, – ди Кәримовлар. Ял көнен бергәләп аш-су бүлмәсендә уздырырга яраталар икән. Балалар монда – әниләренең төп ярдәмчеләре. “Әби белән әни мине кечкенәдән мич ашлары пешерергә өйрәттеләр. Хәзер менә үзем дә аш-су бүлмәсенә керсәм, кечкенә булсалар да, балаларым булышырга дип киләләр. Атна саен мич ашлары пешерергә тырышам, ирем өчпочмак, токмачлы аш бик ярата. Балалар белән бергә әзерлибез дә, ирем кайткач, бергә өстәл артына җыелабыз”, – ди Ләйсән.
Тел, милли традицияләр белән бергә йортта дин дә саклана. Ләйсән улы һәм кызына Ислам турында сөйләп кенә калмый, аларны сабый чактан ук догалар ятларга, өстәл артыннан амин тотып китәргә өйрәтә.
“Тату гаиләдә генә милли тәрбиягә бирергә дә, туган телебезне, динебезне өйрәтергә дә вакыт табыла”, – ди Кәримовлар. Иң зур теләкләре – үзләре сайлаган кыйблага тугры калып, халкыбызга лаеклы ул һәм кыз үстерү.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*