tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткы яклары – истәлекле урыннарга бай төбәк
Иске Кулаткы яклары – истәлекле урыннарга бай төбәк

Иске Кулаткы яклары – истәлекле урыннарга бай төбәк

Иске Кулаткы районында Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп үтте. Соңгы егерме елда беренче тапкыр зурдан кубып оештырылган милли бәйрәмдә өлкә татар автономиясе, Татар мәдәният үзәге, “Өмет” газетасы редакциясе һәм өлкә татар язучылары берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Милли төсмерләргә гаҗәеп дәрәҗәдә бай чара район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кабак бәйрәме белән башланып китте. Район авылларының мәдәният учаклары хезмәткәрләре тырышлыгы белән кабактан әзерләнгән ризыклар, камыр ашлары һәм төрле композицияләр чиксез соклану хисе тудырды. Зәвыклы итеп бизәлгән өстәлләрдә телеңне йотарлык тәмле кабак бәлеше һәм боткасы, хәтта кабак балы да урын алган иде. Ә мәдәният йорты фойесында уңган хуҗабикәләрнең иҗат җимешләрен – чиккән сөлгеләрне күреп тәмам хәйран калдык. “Сөлге туе” күргәзмәсендә урын алган искиткеч матур милли сөлгеләр һәм кулъяулыкларны, пәрдәләр һәм мендәр япмаларын районның кул эшләренә оста гүзәл затлары бар көчләрен куеп, бөтен фантазияләрен эшкә җигеп чиккәннәр.

Аннары сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөртүче район китапханәсендә татар теле укытучылары һәм туган якны өйрәнүчеләр белән очрашу көтә иде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин аларны халыкта, аеруча да яшь буында ана теленә, китап сүзенә һәм шигърияткә карата мәхәббәт тәрбияләргә өндәде. Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов җирле татар язучыларының редакция базасында әзерләнгән җыентыкларын китапханә фондына бүләк итеп тапшырды. Зур Нагаткино бистәсендә яшәп иҗат итүче талантлы каләм остасы Наҗия Шагаева яңа гына табадан төшкән шигырьләрен укыды һәм милләттәшләребезне кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар бирде. Ул ана теле укытучыларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә җирле шагыйрьләребез иҗатын балаларга, аларның ата-аналарына җиткерү юнәлешендә тагын да тырышыбрак эшләргә киңәш итте.

Күркәм чараның икенче өлешендә без автобуска утырып район авылларына юл алдык. Иске Кулаткы район үзәгендәге уңай якка үзгәрешләрне күрми һәм сизми мөмкин түгел. Губернатор тарафыннан расланган “Халыкның җирле инициативаларына булышлык күрсәтү” өлкә программасы буенча ял һәм мәдәният паркын төзекләндергәннәр. Фонтаны да булган әлеге парк хәзер төрле буын кешеләренең рәхәтләнеп ял итү урынына әверелеп бара. Киләсе елда биредә кино күрсәтү мәйданчыгы да ясарга җыенабыз, ди район мәдәният идарәсе башлыгы Флюра Кузяева. Юл буенда җәелеп киткән кырларның тулысынча диярлек эшкәртелүен күреп тә сөендек. Балаководан килгән инвестор Алексей Бирюков, яңа технологияләр кулланып, быел һәр гектардан уртача 28 центнер уңыш җыеп алган. Ул шушы көннәрдә генә җир пайлары өчен авыл халкына ашлык бирә башлаган инде. Тагын бер шатлыклы хәбәр: Кулаткы ятмаларыннан кара алтын – нефть чыгаруга керешкәннәр. Көн саен өч-дүрт машина нефтьне эшкәртү заводына озаталар, шул сәбәпле район үзәген урап үтү, ягъни объездной юл төзелә, ди район башлыгы Лилия Богданова.

Татар төбәгенең кабатланмас гүзәл табигатенә, көзге матурлыкка хозурланып барып, Яңа Зимница – Зимичә авылына килеп җиткәнебезне сизмичә дә калдык. Әлеге авыл – данлыклы дин әһеле шәех Хәбибулла ишан Хансөяровның туган җире. Имам-хатыйб Рушан хәзрәт Гафуров әйтүенчә, революциягә кадәр биредә җиде мәчет һәм җиде мәдрәсә эшләгән. Ишан бабакай тирә-юньдәге ятим балаларны үзенә җыеп, 25 яшенә кадәр аларны тәрбияләгән, дин юлына бастырган. Авыл зираты чиста, төзек һәм җыештырылган булуы белән соклану тудырды. Ишан хәзрәтләренең каберен зиярәт кылырга илебезнең төрле төбәкләреннән киләләр, без мөселман кардәшләребезне каршы алырга һәрвакыт әзер, ди авыл администраторы Иршат Бакиев. 305 еллык тарихы булган авылда хәзер 380 кеше яши, мәктәп, мәчет һәм мәдрәсә эшләп килә. Шатланмый мөмкин түгел: Мәскәүдә яшәүче игелекле якташлары Рафаэль Ильясов үзенең хәләл малына яңа мәдрәсә бинасы төзергә ниятләгән. Дин дәресләренә төрле буын вәкилләре бик теләп йөриләр, авылыбыз халкының иманлы, бердәм булуына бик тә сөенәбез, ди Рушания апа Алимова.

Ә Яңа Кулаткы авылында безгә ачык һавада, үзенең йортында музей булдырган гаҗәеп кеше – Фәргать Нуряев белән танышырга насыйп итте. Ул Мәскәүгә эшкә йөреп көн күрә, ә буш вакытында тарихи ядкарьләрне, күбрәге совет заманындагы көнкүреш әйберләрен берәмләп җыю белән шөгыльләнә. Ачык күңелле, игелекле Фәргать бу шөгыль белән егерме ел элек җитди рәвештә мавыга башлаган. Шушы вакыт эчендә ул һәркемдә соклану һәм кызыксыну тудырырлык исткиткеч бай коллекция тупларга өлгергән. Ерактан килгән туристларның да игътибарын җәлеп итәрлек әлеге коллекциядә нәрсә генә юк бит – хатын-кызларның затлы бизәнү әйберләре, төрледән-төрле сәгатьләр, үтүкләр, гармуннар, телевизорлар, җил тегермәннәре һәм балталар бар. Боларны берсен дә акчага сатып алмадым, бары тик эзләп табып, чистарттым, буядым һәм матурайттым, без үткәнебезне белергә, онытмаска тиеш, ди музей хуҗасы. Ул тирә-як районнарда яшәүче милләттәшләребезне үзенең ачык һавадагы музеена чакыра. Килеп күрсәгез, һич тә үкенмәссез, мәтрүшкәле чәй белән сыйлармын, диде Фәргать һәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек теләп, дога кылдырды.

Иске Кулаткы районының истәлекле урыннары буенча экскурсиябез Усть Кулаткы авылыннан ерак түгел җәелеп киткән Алтын тауга җәяү менү белән тәмамланды. Биеклеге – 336 метр, гомуми мәйданы 640 гектар тәшкил иткән әлеге тау Ульяновск өлкәсенең иң югары ноктасы булып санала. Краевед, ягъни туган якны өйрәнүче Әлфия Кафизова сөйләвенчә, Алтын урда заманында шушы тау башында ханның ставкасы урнашкан булуы ихтимал. Әлеге хан биредә үзенең алтын хәзинәсен яшереп калдырган, дигән сүзләр дә йөри икән. Элек куе урман шаулап үскән бу тауда хәзер ямьле яз башында сап-сары үлән чәчәк ата, ә җәй айларында тирә-юньгә чабыр исе тарала. Районыбызның бөтен территориясе, шулай ук күрше Саратов өлкәсенең берничә авылы уч өстендә кебек күренеп торган әлеге тау башына якын киләчәктә махсус билге куярга җыенабыз, туристларны җәлеп итү өчен менә дигән истәлекле урын бу, ди район башлыгы Лилия Богданова.

Татар теле һәм мәдәнияте көне район культура йортында Казан артистлары һәм үзешчән сәнгать осталарының бәйрәм концерты белән төгәлләнде. Анда катнашучыларны беренче булып район башлыгы, җирле татар автономиясе җитәкчесе Лилия Богданова сәламләде. Ул барча халкының 98 процентын татарлар тәшкил иткән районда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрүне киләчәктә традициягә кертергә тәкъдим итте һәм милли эшләрдә активлык күрсәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев ишан Хәбибулла Хансөяров, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, меценат Эдуард Ганеев һәм Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин кебек данлыклы шәхесләрне биргән татар төбәгенең бүгенгесе матур, киләчәге өметле булуы турында сөйләде. Район җитәкчесе тырыш фармацевтларны һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен Рәхмәт хатлары белән дә сөендерде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин район күләмендәге милли бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган өчен район һәм җирле автономия җитәкчеләренә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Район башлыгы Лилия Фуат кызы Богданова безгә шушы көннәрдә генә сөенечле хәбәрен җиткерде: Иске Кулаткы мәктәпләрендә татар теле дәресләре атнага ике сәгать керәчәк, димәк, мәктәп директорлары, ата-аналар фикеренә сылтамыйча, бу мәсьәләне уңай хәл итә алалар, диде өлкә автономиясе җитәкчесе. Рамис Сафин милли культурабыз үсешенә саллы өлеш кертүче мәдәният хезмәткәрләренә автономиянең Рәхмәт хатлары алып килгән иде.

Бай эчтәлекле бәйрәм концертында Татарстанның атказанган артисты Нурзадә, Татар мәдәният үзәге солисты Алсу Альметова, Иске Кулаткы район мәдәният йортының “Чишмә” халык ансамбле солистлары катнашты.

Шул ук көнне Иске Кулаткының үзәк стадионында “Күмәк көч” район газетасы кубогына футбол буенча турнир оештырылган иде. Анда мәктәп укучылары көч сынашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Газетабызның 90 еллыгына багышланган бәйрәмне агымдагы елның ноябрь аенда уздырырга ниятлибез, ди милли басманың баш редакторы Сабира Абитова. Өлкә Хөкүмәтенең грант акчасы хисабына үтәчәк чарада татар матбугатының бүгенге хәле һәм киләчәге хакында файдалы сөйләшү булыр дип көтелә.

Исхак Хәлимов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*