Искешәһәрдә Татарча диктант белән бәйле җыелыш үткәрелде.
– Диктантыбызга нәтиҗә ясадык, хаталар өстендә эшләп алдык. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Иң өлкән һәм иң яшь диктант язучы, I, II һәм III урынга лаек булучылар бүләкләнде, – ди инженер-төзүче, Төркиядә аспирант Айгөл Зара Кәбирова.
Искәртеп үтик, Искешәһәрдә 19 октябрь көнне Казан белән бер үк сәгатьтә үткәрелгән “Татарча диктант-2019” халыкара белем бирү акциясенә 45 кеше килде, 34е диктант язды. Шулай итеп, Искешәһәрдә диктантта катнашучылар саны буенча беренче урында булды.