tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районында ялгызларны ялгызлар өчен танышу кичәсе узды
Яңа Чишмә районында ялгызларны ялгызлар өчен танышу кичәсе узды

Яңа Чишмә районында ялгызларны ялгызлар өчен танышу кичәсе узды

3 нче ноябрь көнне Чаллы-Башы мәдәният йортында, Яңа Чишмә муниципаль районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә, “Ике аккош гаилә клубы”ның “Син-минеке, мин-синеке” исемле танышу кичәсе узды.

Кичәдә үз тиңен көткән Чаллы-Башы, Шахмай, Акъяр авылының ялгыз кыз һәм егетләре очрашты. Алар бер-берсенең холык-фигыльләрен белделәр.Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кичәне алып баручы “Лариса Гузеева”, “Роза Сябитова”, “Василиса”лардан тормыш алып барганда кирәкле, төпле киңәшләрен алдылар. Киләчәктә үзебезнең җирлектәге ялгызларны парлаштыруны төп максатыбыз итеп куйдык.

Илсөяр Дәүләтшина
Яңа Чишмә районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*