tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан яңа сайт эшли башлаячак
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан яңа сайт эшли башлаячак

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан яңа сайт эшли башлаячак

Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфа шәһәренә эш сәфәре кысаларында Башкортстан Республикасы мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин белән очрашу вакытында әйтте.

Очрашу барышында җитәкчеләр Идел Болгары дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык олы датасы уңаеннан уздырылачак чаралар буенча фикер алыштылар.  Васил Шәйхразыев әлеге тарихи вакыйга уңаеннан интернет киңлекләрендә 1100ислам.рф дигән сайт эшли башлаячагын да әйтеп узды.

Очрашуда шулай ук Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әюп Бибарсов, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев һ.б. катнаштылар.

.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*