tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек чаралары хакында фикер алышты
Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек чаралары хакында фикер алышты

Милли Шура рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек чаралары хакында фикер алышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстанга сәфәре барышында, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Алар Ислам диненең Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга әзерлек чаралары хакында фикер алышты. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов катнашты.

Васил Шәйхразыев 19-21 нче май көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы оештырылачагын җиткерде. Аның кысаларында, 21 нче майда Изге Болгар җыены үтәчәк. Милли Шур рәисе белдергәнчә, Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны уздыру буенча төбәкләрдә дә оештыру комитетлары барлыкка килә. Тәлгать хәзрәт бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздыруны теләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*