tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә «Нигъмәтҗан» мәчетенең юбилее көнендә мәдрәсә ачылды
Яшел Үзәндә «Нигъмәтҗан» мәчетенең юбилее көнендә мәдрәсә ачылды

Яшел Үзәндә «Нигъмәтҗан» мәчетенең юбилее көнендә мәдрәсә ачылды

Яшел Үзән районы Олы Яке авыл җирлегенең Каратмән авылында «Нигъмәтҗан» мәчете 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Биредә мәдрәсә дә ачылды.

Иман йорты халыкка ничә ел хезмәт итсә дә, мәдрәсә биредә булмый. Һәм, ниһаять, быел янкорылма салгач, аны ачу мөмкинлеге булдырыла. Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм авыл халкы ярдәме белән мәчеттә зур эш башкарыла.

Хәзер исә ял көннәрендә ирләр дә, хатын-кызлар да чиратлашып укырга йөри. Авылның имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов һәм Бишнәдән килеп йөрүче Сөмбелә Абдуллина дин нигезләрен өйрәтә.

«Гыйбадәт кылу бүлмәсе 85-100 кешене сыйдырышлы. Яңа янкормада 50 кеше укый ала, бу урын шулай ук безгә Коръән мәҗлесләре үткәрү вазифасын да үтиячәк. Җомга көннәрендә мәчеткә 17 кеше йөри», — дип сөйли Әхтәм хәзрәт.

Кунаклар арасында Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән район мөхтәсибе, «Тарихи» мәчете имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәм ашы алдыннан, мәчетнең тарихы белән таныштылар, яңартуда өлеш керткән игелекле кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде, вәгазь, Коръән һәм намаз укылды.

Шул ук көнне авылның өлкән кешеләренә азык-төлек җыелмалары таратылды, район башлыгы һәркем белән шәхсән аралашты, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Михаил Афанасьев мәчеткә истәлекле — Шамаил кулъязмасы бүләк итте, дини учреждениене үстерүгә хәйрия кертеме ясады, шулай ук бүләкләр тапшырды.

Алия Гаязова

yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*