tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды
Ижауда Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

Ижауда Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

6 февральдә Ижау Башлыгы Олег Бекмеметьев җитәкчелегендә узган милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча консультация советы утырышында Ижауда Россия Федерациясе .

Олег Бекмеметьев үз чыгышында: «Ижау – күпмилләтле шәһәр. Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Удмуртия башкаласында 130дан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Безнең бурыч – мондый гади булмаган өлкәдә киләчәктә дә уңай нәтиҗәләргә ирешү”, – дип билгеләп үтте. Шулай ук ул милли бәйрәмнәр уздыру, милли белем бирү турында да сөйләде.

Шәһәрнең 16 гомуми белем бирү оешмасында 1389 укучы удмурт телен, биш мәктәптә 555 укучы татар телен өйрәнә. Ижау шәһәренең «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту» номинациясендә җиңүе дә уртак нәтиҗә.

Утырыш барышында Олег Бекмеметьев һәм Ижау шәһәре Думасы Рәисе урынбасары Фәния Федорова белем бирү оешмалары, китапханәләр, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренә, педагогларга, шәһәр халкына милләтара һәм конфессияара сәясәтне тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Рәхмәт хатлары белән милләттәшләребез: Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, 116 балалар бакчасында тәрбияче Наилә Нафикова, М.Җәлил исемендәге китапханә мөдире Рәмизә Камалиева, 107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова да бүләкләнделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*