tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның декабреннән Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

2020 елның 15 мартына кадәр Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе регионнарында, чит илләрдә беренче сайлап алу турлары узачак.

«Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрне милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Жюри рәисе – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.

Положение Татар моңы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*