Ижауда төрки халыклар “Нәүрүз”гә жыелды. Моңа кадәр һәр диаспора аерым бәйрәм итеп килсә, быел Яңа елны ачык һавада бергә каршыладылар. Әзербайҗан, үзбәк, таҗик, чечен, татар милли оешмалары халыкны милли ашлары белән сыйлады, кул осталары мастер-класслар уздырды.

Катнашучыларга милли оешмалар бүләкләр тапшырып торды. Бәйрәм ахырында йола учагына ут тергезелде, кунаклар – төрле милләт вәкилләре аның тирәли кулга-кул тотынышып әйләнде.
Фәнзилә Салихова, Ижау