Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Калфак чигә Ырынбур гүзәлләре
Калфак чигә Ырынбур гүзәлләре

Калфак чигә Ырынбур гүзәлләре

Ырынбур өлкәсендә оешкан “Ак калфак” туган ягыбызның иң гүзәл, иң уңган асыл затларын җыеп, калфак чигү буенча би-и-ик мату Оренбург олкэсендэ оешкан р, би-и-ик зур итеп мастер-класс уздырды!!!” – дип язалар Ырынбур ханымнары.

Бу чарада Переволоцки, Саракташ, Пономарев, Абдуллино, Әсәкәй, Сакмар,Соль-Илецк районнарыннан hәм Ырынбурның үзеннән хатын-кызлар катнашты. Барысы бергә 50 гә якын кеше. Иң кече чигүчегә 4 яшь иде!

Башта сүз Альбина Фаилевнага бирелде. Ул Ырынбур өлкәсе “Ак калфагы” җитәкчесе буларак боешманың максатлары, мастер-класслар ни өчен уздырыла, татар телен өйрәнү, татар киемнәре тарихы – боларның барысы турында сөйләде. Резеда Максутова да татар милли киеме тарихы белән тәфсилләбрәк таныштырды. Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре кечкенә күргәзмә дә әзерләделәр. Анда заманча татар кызлары киемнәре дә, хәтта читекләр дә бар иде.

Дәрестә рәссам-чигүче Фәүзия Вәлиева әнисе белән бергә калфакны тегү, чигү нечкәлекләрен аңлаттылар. Башта ханымнар калфак теккәннәр, аннан соң чигүгә керешкәннәр. Моның өчен өстәлләргә төрле төстәге сәйлән әзерләнеп куелган булган.

Переволцк hәм Соль-Илецк районы жырчылары матур итеп татар халык жырларын жырлап күңел күтәреп торганнар. Алты кыз-бала әниләәрен уздырып беренче булып калфакларын чигеп тә бетергәннәрен олылар сизми дә калган. Журналист Фирүзә Әбсәләмова тарих өчен дип барысын да видеога төшереп алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*