Октябрь аенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында ике спектакль соңгы тапкыр уйналачак.
21 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан әсәрләре буенча режиссёр Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Агыла да болыт агыла…» шигъри спектакле соңгы тапкыр уйналачак. Әлеге драма 3 сезон буена уңышлы гына уйналып килде.
Ә 29 октябрь 19:00 сәгатьтә Илгиз Зәйниев тарафыннан язылып, сәхнәләштерелгән “Көтәм сине…” спектакле белән хушлашабыз. Мелодрама 4 сезон дәвамында тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе булды.