tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы татар халык театры «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедия күрсәтте
Камышлы татар халык театры «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедия күрсәтте

Камышлы татар халык театры «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедия күрсәтте

Татар халкы җыр-моңга гашыйк халык, ә театрга — мөкиббән. Тамашачы театр көнен, Камышлы халык театры куйган спектакльләрне көтеп ала, яратып карый, артистларның чыгышын кайнар алкышларга күмә, режиссерга рәхмәтләрен белдерә. Ме­нә быелгысы тамашаны да зур түземсезлек белән көтеп алды тамашачы.

19 апрель кичендә Камыш­лы халкы мәдәният йортына агылды. Халык театры режис­серы Гүзәлия Шәкирова бу юлы язучы, шагыйрь, драма­тург Ркаил Зәйдулланың «Татарча өйләнү» исемле ике пәр­дәлек комедиясен сәхнәләштергән һәм ялгышмаган, чөнки тамашачы комедияне бик җылы каршы алды һәм һәрбер артистның чыгышын кайнар алкышларга күмде.

Рольләрне Линар һәм Гүзәл Нуретдиновлар, Рәфис Гыйззәтов, Фәнис Шәһиев, Рәмис Гыйльманов, Светлана Хәлимова, Алия Кәримова, Гөлнара Шәфигуллина һәм Флюра Сәгыйровалар башкардылар. Һәр артист үз ро­лен җиренә җиткереп, халык күңеленә ятардай итеп уйнады, дисәм дә, ялгышмам.

http://samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*