Республика җитәкчесе Радий Хәбировның Башкортстанда Татарстан көннәрен ачу тантанасында әйткән канатлы сүзләре, һава шарына язылып, күккә күтәрелде.
Башкаланың “Торатау” Конгерсс-холлы янындагы мәйданда һавага күтәрелгән шарга “Беҙ бергә яҡшыраҡ булдырабыҙ!”, “Вместе мы сможем лучше!” дип язылган.
Биредә бүген “Башкортстан – Татарстан” эшлекле форумы уза.
Истәлекле һава шары республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы башлангычы белән әзерләнгән.