Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм татарлары хакында документаль фильм төшерелә башлаган
Касыйм татарлары хакында документаль фильм төшерелә башлаган

Касыйм татарлары хакында документаль фильм төшерелә башлаган

Касыйм татарлары хакында фильм төшерелә башлаган. Документаль кинокартинаның режиссеры — Людмила Савинкина. Касыйм шәһәрендә (элеккеге Ханкирмән) төшереләчәк фильм режиссерның татарлар хакында булган 3 нче кинокартинасы була. Моңа кадәр ул “Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Россия мөселманнары” һәм мишәрләр хакында документаль фильм төшергән. Касыйм татарларына багышланган кинокартина Рязань өлкәсендәге Касыймда, Касыйм районы авылларында һәм Сасово шәһәрендә төшереләчәк. Аны булдыруда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Фәридә Шәрифуллина, Касыйм каласы туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вероника Цеменкова катнашачак, диелә әлеге музейның матбугат хезмәте хебәрендә.

Режиссер сүзләренчә, Россиянең кече милләтләре тарихы, яшәү рәвеше, традицияләре һәм мәдәнияте аңарда аеруча да зур кызыксыну уята. Мисал өчен, Людмила Савинкинаның бер документаль кинотасмасы Россиянең күпләргә таныш һәм шул ук вакытта таныш булмаган Мишәр – Мещёра краена багышланган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*