tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта балалар өчен дини Сабантуй узды
Кайбычта балалар өчен дини Сабантуй узды

Кайбычта балалар өчен дини Сабантуй узды

Олы Кайбычтагы «Имәнлек» паркында дини Сабантуй үтте.

Мондый бәйрәм безнең районда 2007 елдан бирле, җәйге каникуллар вакытында авыллардагы мәчетләрдә белем алган шәкертләр өчен уздырыла.

Быел да анда төрле милләт балалары катнашты. Мәчетләрдә 260лап бала дини белем алган. Алар белән бергә остазлары, мәчетләрнең имамнары да килгән иде. Барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

Уеннар башланганчы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте, Саранскидан килгән Әюп Сабитов аһәңле итеп Коръән сүрәсе укыды.

Җәйге укуларны алып бару өчен, әлеге мәдрәсәдән дүрт шәкерт кайтты. Берьюлы икешәр, өчешәр мәхәлләдә белем бирделәр, аларга бик зур рәхмәт, Аллаһ Тәгалә хезмәтләрен кабул итсен! — диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дини җырлар яңгырап торды.

Сабантуйда һәр бала, мавыктыргыч халык уеннарында катнашып, җитезлеген, тизлеген һәм көчен күрсәтә алды. Уеннар төрле яшь категорияләрендә узды, шуңа күрә бер генә катнашучы да читтә калмады. Кызлар һәм малайлар аерым ярышты. Балалар капчык киеп чапты, чүлмәк ватты, йөгерештә катнашты, кызлар скакалка белән сикерде, малайлар турникта тартылды, аркан тартышуда мәхәллә данын яклап ярыштылар. Үзләрен иң көчлесе һәм җитезе итеп күрсәтүчеләргә бүләкләрне мул итеп әзерләгәннәр. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр бушлай фри бәрәңгесе алырга була иде.

Соңыннан барысы да тәмле пылаудан авыз итте.

Илаһи нур бөркелеп торган мондый бәйрәмне үткәрүдә Татарстан диния нәзарәте, шәхси эшмәкәрләр — Олы Кайбычтан Равил Җәләлиев, Гөлия Мотыйгуллина спонсорлык ярдәме күрсәткән. Фәнил Гарәфетдинов балаларны бушлай баллы мамык белән сыйлады. Фри бәрәңгесен әзерләүне, пешекчеләр кайтартып,

Казанда яшәүче киң күңелле эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәев оештырган. Моның өчен кирәк булган бәрәңгене, Олы Кайбычта яшәүче хатын-кызлар чистартып, турап алып килгән.

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*