tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Каз өмәсе» фестивале. Бишмунчада 46 казны дүрт сәгать эчендә йолкыганнар
«Каз өмәсе» фестивале. Бишмунчада 46 казны дүрт сәгать эчендә йолкыганнар

«Каз өмәсе» фестивале. Бишмунчада 46 казны дүрт сәгать эчендә йолкыганнар

Әлмәт районының Бишмунча авылы халкы казлар киендереп, бизәндереп мәш килгән. Башларына – калфак, өсләренә күлмәк, алъяпкычлар кидертеп… «Каз киендерү – курчак киендерү генә түгел», – ди бишмунчалылар. Юк, акылдан шашканнар дип уйламагыз! Бу тамаша Мөслимдә узган бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә катнашу өчен кирәк булган. Шушы көннәрдә клубның фольклор төркеме Хаҗиевлар йортында каз өмәсе уздырган.

Бишмунча авылында 300 йорт исәпләнә, меңләп кеше яши. Соңгы елларда авылда каз асраучылар арткан. Асрасаң да була, йолкучылар бар бит!

Өмә ул – кешене җыеп эшләтү түгел, хезмәт һәм муллык бәйрәме. Күршегә күрше керми торган заманда аралашуның бер төре дә бу. Өмә туганнарны, дусларны, күршеләрне берләштерә. Чакырылган бар кеше килергә тырыша. Бишмунчада өмәгә мөнәсәбәт турында шулай диләр.

– Без балачакта су буенда каз бәбкәсе саклап, шундагы бала-чага белән төрле уеннар уйнап үстек. Гадәттә казларга әбиләр хуҗа иде. Каз олы дәүләт итеп истә калган. Безнең ана каз әби вафат буласы елны 21 йомырка өстендә утырган килеш үлеп китте дә, аннан асрамадык. Хәзер 10–15 баш каз алып, ике-өч ай ашатып суябыз, – ди клубның сәнгать җитәкчесе Лилия Купаева.

Аның әйтүенчә, хуҗалар бәйрәмгә зурдан кубып әзерләнә, алдан ук табын хәстәрләп куя. Өмә эше башланганчы тәм-томнар белән кайнар чәй көтә. Эш арасында коймак белән чәй эчәләр. Соңыннан аш, бәлеш, каклаган каз белән сыйланалар. Каз ите дә – өстәл түрендә.

Хатын-кызлар эшне «конвейер»га көйли: бер партия йолыккач, берәүләр эчен яра, икенчесе калган озын йоннарын өтә… Гөлнариянең каенанасы Әлфира  апа кызларның башларын чистарткан. Эш арасында концерт планнарын уйларга да, хәл-әхвәл сорашырга да вакыт тапканнар. Кыскасы, 4 сәгать эчендә 46 казны ялт иттереп йолкып та куйганнар.

Быел планнарны да зурдан корганнар. Кызлар казларны чишмәгә юарга алып төшәргә тиеш булган. Алар янына егетләрне дә чакырганнар. Тик суыклар гына эшне бозган.

Каурыйларны, сыдыргач, каз юлына яки янып торган мичкә ыргыталар. Шундый ырымы бар. Монысы күп итеп үрчесеннәр өчен. Казлар ияләренә хәерле ризык булып барсын, сөенеп ашарга язсын!

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*