Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе урынбасары, татар галиме Гриф Хәйруллин фикеренчә, катнаш гаиләдә туган балаларны татар милләте кешесе итеп тәрбияләмиләр.
«Катнаш гаиләлдә туган балага татарча тәрбия бирелми. Нигә аны татар дип язмыйлар? Кем татар булып тәрбияләргә тыя? Беркем дә тыймый», — диде ул Милләт җыенында.
Галим сүзләренчә, Татар халкының үсеш стратегиясендә татар халкын сакларга һәм үстерергә дигән максат куелса да, бик күп киртәләр бар. «Безне халкыбызның саны борчый. XX гасырда күпме халык безнең халкыбызны куып та җитте, узып та китте. Ә без һаман 5-6 млн тирәсендә тапталабыз. Нигә шул сәбәпне үзебездән тапмыйбыз?» — ди ул.
«Без халыкны үрчетәбез, үстерәбез. Әгәр берәр халыктан зуррак шәхес чыкса, шуның татар каннарын эзлибез дә, „монда татар каны ага дип“, — мактанабыз. Бу мактанырлыкмыни? Ул бит башка халыкның баласы. Әле без рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип, ничә ел мактанып йөрдек… Бу мактанырлык күренеш түгел», — ди галим.
Гриф Хәйруллин әйтүенчә, читтәге татарларга үз милләтеннән тиң яр табу кыенрак. «Карагыз әле, татарлар күпләп яшәгән Татарстанда, Башкортстанда да шул ук хәл. Катнаш гаиләләрнең саны читтә генә күп дип әйтеп булмый. Димәк, бу вазгыять үзебезгә бәйле икән, ләбаса», — дип саный татар галиме.
«Шул 500 кеше үзенең нәселен, ыруын ярлылатып, башка халыкка күчкән, аның нәселләре руслашкан, дигән сүз. Ул бит милләтен ташлап киткән. Нигә аның белән мактанырга тиеш икән без? Башка халыктан килеп кергән 500 татар фамилиясен күрсәтегез. Менә мин шунда мактанырмын», — диде ул.