tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды
Ижауда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды

Ижауда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар журналистлары Ижауга форумга килде.

Форум Удмуртия республикасында чыга торган «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеена багышланган. Делегатлар татар балалар бакчасы, мәктәп, мәчет, Халыклар дуслыгы йортында булды.

«Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газетаның тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырды.

«30 ел газета өчен бик озак вакыт. Ул вакытта бик күп газеталар барлыкка килде, әмма барысы да сакланып калмады. Безнең газета дүрт мең тираж белән чыга. Тиражны җыю өчен безгә бик күп көч куярга туры килә. Безнең газетаны тарату өчен алтмышка якын үз ноктабыз бар», — дип сөйләде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина «Татмедиа» республика агентлыгының рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

«30 ел газета өчен чыннан да бик зур сан. Ул авыр эш татарның асыл ул-кызлары җилкәсендә. Дүрт мең тираж шулай ук зур күрсәткеч, чөнки бүгенге көндә журналистика мультимедиа форматка күчеп бала. Без басма матбугатны заманча итәргә һәм саклап калырга тиеш», — дип сөйләде ул.

Редакция коллективына рәхмәт хатлары, Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Журналист Элмира Нигъмәтҗанова Удмуртиянең атказанган журналисты исеменә лаек булды. Рәмзия Габбазова Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Кич делегатлар Удмуртиянең опера һәм балет театрында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концертын карады.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*