tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан аэропортында күргәзмәдә Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова фотосы бар
Казан аэропортында күргәзмәдә Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова фотосы бар

Казан аэропортында күргәзмәдә Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлүдова фотосы бар

«Казан» халыкара аэропортында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Мин биеклеккә омтылам» фотокүргәзмәсе ачылды. Фотолар арасында шагыйрьнең яратып йөргән кызы — Зәйтүнә Мәүлүдованың дус кызы Фатыйма белән 1913 елда төшкән фотосы да бар.

«Казанга килгән кунаклар фотокүргәзмәне карап, милли мохит — татар дөньясы белән таныша. Милли музей фондында Тукайның якыннары төшкән йөздән артык фотосурәт таптык. Шуларның утыздан артыгын күргәзмә өчен сайлап алдык», — диде ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина.

Күргәзмәдә Габдулла Тукай һәм аның дуслары — XX гасыр башы татар мәдәнияте вәкилләре бар: язучы һәм публицист Фатих Әмирхан, драматурглар Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Габдулла Кариев, шагыйрьләр Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның һ.б. сурәтләре урын алган.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин күргәзмәне Җир шарының төрле почмакларыннан килүчеләргә шагыйрьнең мирасы, әдәби даирәсе һәм татар теленең матурлыгын таныту максатыннан куелганлыгын әйтте.

  • Фотокүргәзмә 1А терминалы галереясендә урнаштырылган. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм «Казан» халыкара аэропорты оештыра.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*