tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Авылым чишмәләре” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Казанда “Авылым чишмәләре” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда “Авылым чишмәләре” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бөтендөнья татар конгрессы “Авылым чишмәләре” конкурсы җиңүчеләренә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Тантаналы чарага килүчеләрне Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев котлады. Ул кунакларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламнәрен җиткерде.

“Авылым чишмәләре” конкурсында җиңүчеләр чара барышында үз авылларындагы чишмәләр тарихы, аларны ничек төзекләндерүләре, саклаулары хакында сөйләделәр. Шундый конкурс уздырган өчен Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт җиткерделәр.

 

Бүләкләү тантанасы җырлар белән үрелеп барды. Җиңүчеләр каршында Татарстанның халык артистлары Искәндәр Биктаһиров, Резедә Төхвәтуллина, яшь җырчылар Рөстәм Егоров, Инсаф Бәдретдинов чыгыш ясады. Чара “Дворянское гнездо” ресторанында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*