tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Нинди авыл ул – Елховой һәм анда кемнәр яши?

ВИДЕО: Нинди авыл ул – Елховой һәм анда кемнәр яши?

Иң шәп татар авылын эзләп, иң бердәм мишәрләр яши торган Елховой авылына юл тоттык. Әлмәт районында урнашкан ул. Бу якларда “Тәгәрмәч”не аеруча үз итәләр, яратып карыйлар. Бу сәяхәттән шуны да белеп кайттык. Иң бердәм мишәрләр яши торган авыл дигәнен без уйлап чыгармадык. Халык үзе шулай дип җырлап йөри. Безгә дә җырлап күрсәттеләр.

Бөек Рим шәһәрен казлар коткарган булса, Елховой халкына да аякка басарга авыл хуҗалыгы өлкәсе ярдәм иткән. Суганны күп үстергәннәр заманында – йорт саен бишәр тонна! Безне кеше иткән яшелчә ул, дип тә сөйләделәр. Авылда аңа һәйкәл дә куярга ниятләп торалар.

Елховойда операция ярдәмендә кеше эченнән чыгып, инде музей экспонатына әйләнгән әйберләрне күрдек. Үкчәле чабатаны киеп тә биедек. Җәүһәрия апаның тылсымлы куллары белән бәйләнгән башмакларны алып кайтып киттек. Әле тагын бер чиләк йомырка да биреп җибәрделәр үзебезгә.

Меңгә якын балык сыйдырышлы бассейнны да үз күзләребез белән күрдек. Ә “Укус женщины” конфеты турында ишеткәнегез бармы? Без аны ишетеп кенә түгел, күреп тә кайттык. Өстәвенә, Елховойда кишер яфрагыннан күз явын алырлык картиналар иҗат итәләр.

Җирлек башлыгы Алмаз Әнәс улы Хәсәншинга аерым рәхмәтләребезне җиткереп калабыз. Кадрда үзе күренмәсә дә, Елховойның бар матурлыгын, үрнәк кешеләрен аның ярдәме белән күрсәтә алдык.

“Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, аларның бай тарихын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, гореф-гадәтләрен күрсәтүче проект.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*