tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ХХII-нче «Идел –йорт» төбәкара  конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак
Казанда ХХII-нче «Идел –йорт» төбәкара  конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

Казанда ХХII-нче «Идел –йорт» төбәкара  конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак

Мөслим халык театрының Гран-прига лаек булган «Зәңгәр шәл» спектаклен күрсәтү һәм театр коллективларының ХХII-нче «Идел –йорт» төбәкара   конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 26-нчы декабрь көнне Г.Камал театрында күрсәтелә.

Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасы легендар пьеса. 96 ел элек язылган мәхәббә әсәре бүгенге көнгә кадәр үзенең актуальлеген югалтмый. Тамашачыны Салих Сәйдэшев тарафыннан иҗат ителгән җырларының тере тавышка яңгыравы һәм житез, дәртле биюләр куелышы да үзенә әсир итәчәк.

Спектакльнен режиссеры Синара Җаббарова, музыкаль бизәлеш өчен җаваплы Илшат Галиев, хореограф Индира Тимкина.

Таткультресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә: «Быел конкурста 100-ләп коллектив һәм 2 меңнән артык кеше катнашты. Финалга чыгучылар үз спектакльләрен В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда тамашачыга тәкъдим итте.  Сайлап алунын йомгаклау турына чыккан 12 спектакльдән 6 җинүче- лауреат һәм Гран-при ияләре билгелэнде. Сайлап алу турлары «Татар-информ» каналында турыдан-туры трансляцияләнде.

Әлеге конкурс кысаларында ел дәвамында төрле иҗат лабораторийлары оештырылды. Татарстанның 11 театры бу чараны уздыру өчен, режиссерлар, актерлар, сәнгать җитәкчеләре, концертмейстерлар өчен бар мөмкинлекне тудырды. Элеге лабораторияләрдә 190-нан артык кеше сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, спектакльләрне яктырту, декорациялэр кую буенча үз осталыкларын арттырды.

Конкурс спектакльләренә килгәндә, аларны Россия һәм республика күләм билгеле сәнгатькәрләр бәяләде.

  • Олег Кинҗәгулов – конкурсның жюри рәисе, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры сәнгать җитәкче.
  • Наталия Табачкова – доцент, концерт программалары режиссеры.
  • Луара Шакирҗанова – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар дәуләт академия театрының музей җитәкчесе.
  • Луиза Шарова – Г. Кариев исемендәге Казан дәуләт яшь тамашачы театры директоры, шагыйрә.
  • Миләүшә Хайруллина – композитор,музыка укытучысы.
  • Илназ Хайбуллин – Г.Камал театрының куелыш бүлеге мөдире.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» фестивале республика һәм Россия төбәкләреннән театраль коллективларны җыя. Әлеге фестивальнең максаты – үзешчән коллективларның эшчәнлеген күтәрү.  Конкурсның мәгълумати партнерлары булып «Татар-информ» агентлыгы, «Казанские ведомости» газетасы тора.

Конкурсны гамәлгә куючы Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсузәге», Бөтендөнья татар конгрессы һәм Г. Камал исемендәге татар дәуләт академия театры.

Конкурс татар халкынын милли үзенчәлеген саклау программасы кысаларында уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*