tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы башланды
Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы башланды

Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы башланды

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештыра. Әлеге минутларда Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә форум катнашучыларын теркәү бара.

Бүген форум делегатлары Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсиядә булачаклар. Шулай ук  катнашучылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Идегәй» спектаклен караячаклар.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*