tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Иделкәем – Кариев варислары» фестивале уза
Казанда «Иделкәем – Кариев варислары» фестивале уза

Казанда «Иделкәем – Кариев варислары» фестивале уза

9 һәм 10 декабрьдә XII «Иделкәем – Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фестиваленең сайлап алу этабы үтәчәк. Фестиваль кысаларында онлайн форматта Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, әйдәп баручы актерлары һәм рәссамнары катнашында театр сәнгате буенча мастер-класслар каралган.

15 декабрь 17:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында бүләкләү тантанасы узачак һәм Гран-прига лаек булган спектакль күрсәтеләчәк.

Конкурска 2021 елның июнь аенда старт бирелде, бу вакыт аралагында 42 гариза кабул ителде. Проектта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән барлыгы 400дән артык яшүсмер катнашты.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*