tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Калфаклы сандугач-2019” X төбәкара ачык конкурс-фестивале узды
Казанда “Калфаклы сандугач-2019” X төбәкара ачык конкурс-фестивале узды

Казанда “Калфаклы сандугач-2019” X төбәкара ачык конкурс-фестивале узды

Мәркәзебез Казанда 2019 нчы елның 25 октябрендә күренекле татар композиторы Сара Садыйкова иҗатына багышланган “Калфаклы сандугач -2019” татар җыры һәм музыка уен коралларының X төбәкара ачык конкурс-фестивале узды.

Быелгы фестивальдә 187 конкурсант катнашты. Алар арасында Казан, Түбән Новгород, Татарстан Республикасының Балтач, Аксубай, Саба, Бөгелмә, Баулы, Әлки, Норлат, Югары Ослан, Яшел Үзән, Спасс, Чирмешән, Әтнә, Әгерҗе районнары, Чувашия, Башкортостан Республикаларыннан катнашучылар бар иде.

Гран-прига Татарстан Республикасы Арча районы “Арча балалар сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы укучысы Закирҗанов Кәрим Фәрит улы лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*