23 декабрьдә кичке сәгать биштә Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында «Заман сорый җырның яңасын» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
Татарстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, ул күренекле шагыйрь, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган.
Оештыручылар теләге булган һәркемне чарага чакыра.
tatar-inform.tatar