tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимнең “Җәмигъ” мәчетендә “Абыстайлар җыены” узды
Мөслимнең “Җәмигъ” мәчетендә “Абыстайлар җыены” узды

Мөслимнең “Җәмигъ” мәчетендә “Абыстайлар җыены” узды

16 декабрь көнне Мөслимнең “Җәмигъ” мәчетендә “Абыстайлар җыены” узды. Өч айга бер шулай җыелып, дәресләр алу, тәҗрибә уртаклашу матур гадәткә әверелде. Бу көнне дә Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинның вәгазе тыңланды, Муса хәзрәт Шамилов “Фатиха” сүрәсен җентекләп аңлатты, Резеда ханым “Диннәрнең барлыкка килуе” темасына чыгыш ясады, Эльмира ханым 2021 нче елга мөхтәсибәт эшчәнлеге буенча презентация күрсәтте. Бу җыеннарны оештыручы Сәрия ханым Шакирова әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклауның мөһим булуына игътибар итте.

Чирмешән районыннан килгән кунагыбыз Фәнүзә ханым үзләренең районында булган яңалыклар белән таныштырды. Барлык килгән 35 абыстаебызга Аллаһның рәхмәтләре яусын, киләсе көннәрендә дә сау-сәламәт булып Ислам динен үстерүдә көч куярга насыйп итсен.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*