tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре өчен студентлар конференциясе үтәчәк
Казанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре өчен студентлар конференциясе үтәчәк

Казанда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре өчен студентлар конференциясе үтәчәк

Казанда 27 майда студентларның «Хәзерге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре» VI Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Конференция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза һәм туган телләрне өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә багышланачак. Фәнни җыенны оештыручылар — ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты.

Конференция 4 секциягә бүленеп эшлиячәк: «Россиядә ислам теологиясе: тарихы һәм бүгенгесе»; «туган тел һәм әдәбият»; «күпдинле мохиттә чит телләр һәм мәдәниятләр»; «хәзерге җәмгыятьтә медиа и реклама: өйрәнү алымнары, эволюция, перспективалары».

Студентларның фәнни җыенында Татарстанның югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары шәкертләре катнашачак. Конференция нәтиҗәләре буенча иң яхшы фәнни мәкаләләрдән торган җыентык бастырылачак.

Конференция 27 майда Россия ислам институтында (Казан, Газовая ур., 19 й., актлар залы) узачак. Пленар утырыш 9:00дә башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*