tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Милләтләр театрының «Хуҗа Насретдин» курчак спектакле күрсәтелде
Казанда Милләтләр театрының «Хуҗа Насретдин» курчак спектакле күрсәтелде

Казанда Милләтләр театрының «Хуҗа Насретдин» курчак спектакле күрсәтелде

Милләтләр театрының «Хуҗа Насретдин» спектакле үзенең беренче гастролен Татарстанга ясады.

Спектакль быел Чаллыда узучы Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашканнан соң Казанга килде. «Хуҗа Насретдин» спектакле Камал театрының Кече залында ике сеанс күрсәтелде.

Спектакльнең режиссеры — Тимур Бикмамбетов. Сценарий авторлары Тимур Бикмамбетов һәм Илгиз Зәйниев. Спектакльнең эскизы «Свияжск АРТель» театр лабораториясе өчен эшләнгән иде. Соңрак Тимур Бикмамбетов аны курчак спектакле форматында Мәскәү театрында чыгарган.

Спектакльнең үзенчәлеге — ул танылган артистлар Константин Хабенский, Евгений Миронов, Елизавета Боярская һәм Чулпан Хаматова кебек танылган артистларның тавышлары яздырылган курчак спектакле. Спектакль өчен катлаулы механикалы марионеткалар сайланган.

«Әйе, без фонограммага уйныйбыз, ләкин картиналар чын, барысы да тере — курчаклар үзләре сөйләшә дә кебек. Ут бик нечкәлекләп көйләнгән — курчаклар тере кебек тоела», — диде режиссер һәм куючы рәссам Анна Викторова.

Спектакль башта драма артистлары белән уйланылган. Ләкин карантин вакытында аны курчак спектакле итергә дигән карарга киленгән. Шул вакыт белгеч буларак «Кукольный формат» курчак театры җитәкчесе, рәссам Анна Викторованы чакырганнар

«Без күпме юллар үтеп килдек, кичә көне буе сәхнәне җиһазладык. Кызганыч, спектакльне бик аз кеше карый ала — чөнки залны 70 процентка гына тутырырга рөхсәт ителә», диде ул борчылып.

«Бу минем беренче шәрыкъ әкияте. Без шул атмосфераны аз гына булса бирә алганбыздыр дип уйлыйм. Без орнаментларны да, геройларны да, сюжетны да өйрәндек. Минем өчен Хуҗа Насретдин гаделлек өчен көрәшүче», — диде Анна Викторова.

Спектакльдәге актерларның берсе — татар егете Ренат Шәймәрданов тумышы белән Чаллыдан. Казан дәүләт мәдәният институтының театр бүлеген — Людмила Дьяченко курсын тәмамлаган. «Мине марионеткаларны йөртергә куллар җитмәгәч соңгы моментта керттеләр», ди ул.

Ренат Шәймәрданов Образцова театры артисты. Милләтләр театрында килешү буенча «Хуҗа Насретдин» курчак спектаклендә уйный.

«Хуҗа Насретдин» — курчак форматына карамастан, зур җитди спектакль. Тамашачы аны рәхәтләнеп караячак һәм үзе өчен бик күп фәлсәфи сорауларга җавап табачак», — диде театр белгече Нияз Игъламов.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*