tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең чираттагы сезонын башлады
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең чираттагы сезонын башлады

Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшенең чираттагы сезонын башлады

Сәфәр аеның 26нчы көнендә (22нче сентябрьдә), кич белән Диния Нәзарәтендә мөселман яшьләре өчен оештырылучы проект — «MuslimQuiz» акыл уеннарының яңа сезоны ачылды.

Беренче акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 24 команда, шулай ук җанатучылар, кунаклар катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре генә түгел, Яшел Үзәннән дә махсус «MuslimQuiz»да катнашу өчен дип килделәр. Уенчылар табышмакаларга җавап эзләде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады, ребуслар чиште, танылган рекламаларның эпизодларын искә алды һ.б.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундны күздә тота. Бер раундта 6 сорау. Барлыгы 2022-2023 ел сезонында «MuslimQuiz»ның 6 очрашуы узачак. Аларның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак.

Киләсе уен октябрьнең икенче яртысында узачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*