tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы Татарстан буенча тур оештыра
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы Татарстан буенча тур оештыра

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы Татарстан буенча тур оештыра

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы республика буйлап гастрольгә чыга. Коллектив гастрольләрен Яшел Үзәндә «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе белән ачкан.

«Яңа сезонда театр Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Киң аудиторияне иҗаты һәм тупланган репертуары белән таныштырачак», дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале матбугат үзәге.

«Аршин мал алан» музыкаль комедиясе 28 октябрьдә Әлмәттә күрсәтеләчәк.

6 октябрьдә Арчада, 14 октябрьдә Нурлатта классик татар шагыйре Хәсән Туфанга багышланган «Свет далекой звезды» спектакле күрсәтелә.

«Татарстанның бөтен районнары белән диярлек килешүләребез бар. Тамашачы спектакльләребезне көтә, артистларыбыз район мәдәният йортларында көтеп алынган кунак», дигән театр директоры Дмитрий Туманов.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе бинасы вакытлыча спектакльләр күрсәтерлек хәлдә түгел. Түбәсендә янгын булды. Театр сезонын Пушкин үзәгендә ачты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*