Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне кабат Татарстан башкаласына җыйды. БТК БКның киңәйтелгән утырышыннан тыш, Казанда “Бердәм, бергә, мәңгегә!” шигаре астында “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла.
Форум үзенең эшен кичә 4 мәйданчыкта башлап җибәрде. “Татарстан” сәүдә йортларының, ТРның сәүдә-икътисади һәм даими вәкиллекләренең РФ төбәкләре, чит илләр белән хәзерге заман шартларында социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүдәге роле турында “Казан” милли мәдәният үзәгендә зур сөйләшү булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татар эшмәкәрләре һәм аларның аграр секторда чит илдән кертелә торган продукция урынына илебездә товар җитештерү, ягъни импортны алыштыру буенча ТР структуралары белән хезмәттәшлеге каралды. Муниципаль берәмлекләрнең сәнәгать парклары һәм ТРның инвестицион сәясәтен киңәйтүдәге роле ТР Мәдәният министрлыгы бинасында узган чарада бәяләнде. ТРда яңа IT-технологияләр һәм аларны РФ төбәкләренә гамәлгә кертү тәҗрибәсе IT-парк мәйданчыгында барланды.
“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы исә бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уздырылды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты, министрлыклары, һ.б. дәүләт органнары, ведомстволары вәкилләре, ширкәтләр, муниципаль берәмлекләр рәисләре, Татарстаннан читтә яшәүче 600 ләп делегат катнашты.
Иң элек делегатларга ТР агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде. Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачып җибәрде. “Эшмәкәрләрнең Казанга җыелуы бер дә очраклы хәл түгел. Беренчедән, – Татарстан илебездә алга киткән икътисади төбәк, икенчедән, татар эшмәкәрләре арасында көчле буын үсеп чыкты”, – диде ул чыгышында.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов исә Татарстанның башка төбәкләре, чит илләр белән булган элемтәләр, төзелгән килешүләр хакында сүз алып барды. Ул Кырым Республикасы, Төркия, Финляндия, Чехия кебек илләрнең Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшләвен ассызыклады.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Республикада авыл хуҗалыгы азык-төлек продукциясен ике тапкыр артыграк җитештерү мөмкин. Кечкенә генә инициатива булса да, без аны игътибарсыз калдырмаска тырышырбыз һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешендә сезнең дә өлешегез булыр дип ышанабыз”, – дип тәкъдим кертте.
ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әлеге агентлыкның эшчәнлеге һәм Татарстандагы индустриаль объектлар белән делегатларны кыскача таныштырып узды, хезмәттәшлеккә чакырды.
Аннары төбәкләрдән килгән делегатлар чыгыш ясады: Төмән, Чиләбе, Түбән Новгород, Сарытау, Магнитогорск төбәкләреннән килгән вәкилләр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге, татар эшмәкәрләре башкарган эшләр белән таныштырды. Магнитогорск “Минимакс” җәмгыяте җитәкчесе һәм технологы Рәшит Латыйпов төбәкләрдә булган проблемаларга да кагылды. Ул дин әһелләренең бердәм булмавы, элитаның җәмгыятьтән аерым булуы аркасында, халык бер-берсен аңламый, дигән фикер җиткерде һәм ТР Президентының бу мәсьәләгә игътибарын арттыруын сорады. “Бөтен җитәкчелек тә сезнең команданы гына көтә һәм сезне генә тыңлый”, – диде ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.
“Бергә булсак, – без мәсьәләне хәл итә алабыз. Миңа гына карап торырга кирәкми, һәркайсыбыз үз вазыйфасын башкарырга тиеш. Безнең милләтебез, телебезне үстерер өчен көч туплап, алга барырга кирәк. Ә безнең күп вакытыбыз кемнең баш икәнен ачыклауга китә”, – дип җавап бирде ТР Президенты. Ул шулай ук, делегатларга форумга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бердәм булып, бергә эшләргә өндәде.
Рөстәм Миңнеханов берничә делегатны татар телен һәм милләтен үстерүдә, саклауда башкарган эшләре өчен дүләт бүләкләре – медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Пленар утырыш ахырында резолюция кабул ителде.
Бүген көндезге 3 нче яртыда конгрессның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен дәүләт теркәве узу һәм татар милли-мәдәни оешмалары эшчәнлеге нигезләре мәсьәләләре буенча лекция-семинар уздыру күздә тотыла. Шулай ук татар милли-мәдәни оешмалар активына низагларсыз нәтиҗәле аралашу һәм ТР Мәдәният министрлыгы грантына конкурста катнашу буенча өйрәнчек семинарлар оештырыла. Кичен исә делегатлар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакль караячак. Иртәгә аларны “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәяхәт көтә.