tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда узачак “Russia Halal Expo” күргәзмәсендә 85 экспонент катнашу теләген белдергән
Казанда узачак “Russia Halal Expo” күргәзмәсендә 85 экспонент катнашу теләген белдергән

Казанда узачак “Russia Halal Expo” күргәзмәсендә 85 экспонент катнашу теләген белдергән

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында хәләл сәнәгатенең Халыкара “Russia Halal Expo – 2019” күргәзмәсен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Очрашуда Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе киңәшчесе, күргәзмәнең оештыру комитеты җитәкчес Айрат Касыймов катнашты.

Инсаф Галиев матбугат чаралары вәкилләрен сәламләп, XI Халыкара “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019” икътисади саммиты кысаларында узачак “Russia Halal Expo – 2019” быел тәүге тапкыр “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә эшләячәк, дип белдерде. Спикер сүзләренә караганда, экспозициянең гомуми мәйданы 3,5 мәртәбәгә киңәеп, 5 мең кв.м.ны тәшкил итәчәк. “Russia Halal Expo – 2019” кысаларында 60 лап чара, шул исәптән белем бирү сессияләре, мастер-класслар, фикер алышу мәйданчыклары, оештыру күздә тотыла. Күргәзмәнең быел РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән уздырылуын да билгеләп үтәргә кирәк.

“Хәләл сәнәгатенең үсеш тенденциясе югары, – дип билгеләп үтте Инсаф Галиев. – Әйтик, өч ел элек экспонентларның күпчелеге азык-төлек продукциясен тәкъдим итсә, бүген күргәзмә киң тармаклы – хәләл туризм, мода, финанслар, иминият, IT, медицина һәм башка юнәлешләрне берләштерә”.

Күргәзмәнең эчтәлеге генә түгел, анда катнашучыларның географиясе дә шактый киңәйгән.

«Хәзерге вакытка 85 экспонент күргәзмәдә катнашу теләген белдерде, –  диде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары. – 10 ил катнашачагын төгәл раслады. Мисал өчен, былтыр күргәзмәдә 7 ил катнашты. Моннан тыш, быел Россия төбәкләреннән катнашучылар санын арттырырга ниятлибез», – дип билгеләп үтте Инсаф Галиев.

Күргәзмәнең оештыру комитеты җитәкчесе Айрат Касыймов сүзләренчә, соңгы вакытта ислам дөньясында хәләл тормыш рәвеше – Halal Life Style концепциясе популярлаша бара. Саммитның төп темалары да хәләл сәнәгате белән бәйле булачак.

“Быел Татарстанда хәләл буенча юл картасы кабул ителде. Ул хәләл туризм, хәләл җитештерү, мода, финанслар, IT, медиа юнәлешләрендә эшчәнлек алып баруны күз уңында тота. Әлеге картаны гамәлгә ашыру башланды инде”, – диде Айрат Касыймов.

Алга таба журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Аерым алганда, хәләл өлкәсендәге IT-проектлар аеруча зур кызыксыну уятты.

“Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь эшмәкәрләре форумын уздыру кысаларында мөселманнарның тормышын җиңеләйтүгә юнәлтелгән IT-проектлар күргәзмәсен оештыру планлаштырыла. Анда 18 яшьтән 35 яшькәчә 130 кеше катнашуы көтелә. Форум программасы нәтиҗәләре буенча иң яхшы стартап-проект авторлары билгеләнәчәк. Аларга үзләренең проектларын “KazanSummit 2019” икътисади саммитының инвест-сессиясендә тәкъдим итү хокукы биреләчәк”, – дип аңлатты Инсаф Галиев.

Моннан тыш, журналистларны Белоруссия, Көньяк Корея кебек көчле мөселман диаспорасына ия булмаган илләрнең “Russia Halal Expo” да нәрсә тәкъдим итәргә җыенуы кызыксындырды. Айрат Касыймов ачыклык керткәнчә, Көньяк Корея косметика, ә Беларусь азык-төлек тәкъдим итәчәк. Соңгысы тавык итен Берләшкән гарәп Әмирлекләренә күпләп экспортлавы белән билгеле. Инсаф Галиев, дөньяда хәләл продукцияне, нигездә, читкә чыгару өчен җитештерүче илләр дә бар, дип өстәде. «Хәләл җитештерү ел саен уртача 10-15 процентка арта. Алга китеш булсын дисәк, без хәләл-продукцияне Татарстан кулланучылары өчен генә түгел, ә республикадан читтә  яшәүчеләр өчен дә җитештерергә тиеш”, – диде ул.

Искәртеп үтик: хәләл сәнәгатенең  “Russia Halal Expo – 2019″ Халыкара күргәзмәсе 24-25 апрель көннәрендә узачак. Чараны оештыручылар – ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, ТР МДН “Хәләл” стандарты буенча комитеты һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.

Күргәзмене күрергә теләүчеләргә уңайлы булсын өчен трансфер оештырылачак –“Җиңү Проспекты” метро станциясе” тукталышыннан бушлай автобус һәм Казанның Тимер юл вокзалыннан “Казан” Халыкара аэропортына кадәр электричка йөриячәк. Шәхси транспорт өчен “Kazan Expo” тирәсендә парковка каралган.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*