tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанлылар Бауман урамында узган мастер-класста «Чабата» татар бию хәрәкәтләрен өйрәнде
Казанлылар Бауман урамында узган мастер-класста «Чабата» татар бию хәрәкәтләрен өйрәнде

Казанлылар Бауман урамында узган мастер-класста «Чабата» татар бию хәрәкәтләрен өйрәнде

Казанның Бауман урамында «Чабата» татар биюе буенча чираттагы мастер-класс узды. Ачык дәрес шәһәр халкы һәм Казан кунаклары өчен Шәһәр көне уңаеннан бүләк булды. Мастер-класста катнашучылар арасында Татарстан, Новгород өлкәсе, Пермь крае һәм Калмыкиядән кешеләр бар иде.

Бию мастер-классын ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артистлары Алсу Мәгъсүмҗанова, Владислав Уткин һәм Айнур Фәизов, шулай ук халык биюе буенча педагог-хореограф Сәйдә Минубаева алып барды. Бию көен баянчылар Рөстәм Рафигуллин һәм Газинур Равилов уйнады.

Профессиональ биючеләр артыннан кабатлап, катнашучылар «төп йөреш», «тыпырдау», «бау» хәрәкәтләрен өйрәнде. Чара ахырында Казан халкы һәм кунаклары алган күнекмәләрен күрсәтте.

  • «Чабата» – тарихы борынгы заманнардан ук килә торган татар биюе.

«Биюнең дәртләндерә торган үз ритмы бар, һәм аның хәрәкәтләре башкаларныкына охшамаган. «Чабата»ны һәркем бии алмый», – диде Алсу Мәгъсүмҗанова.

«Чабата» татар биюе буенча мастер-класс «Хрәкәткә – бәрәкәт» проекты кысаларында икенче мәртәбә уздырыла. «Чабата» буенча беренче дәрес 2021 елда оештырылды, нәкъ менә шул вакытта аны казанлылар һәм шәһәр кунаклары аеруча яратты, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*