tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанны «Шәһәрдә бер көн» телевизион проектында күрсәтәчәкләр
Казанны «Шәһәрдә бер көн» телевизион проектында күрсәтәчәкләр

Казанны «Шәһәрдә бер көн» телевизион проектында күрсәтәчәкләр

«Минем планета» каналының төшерү командасы Казанда «Шәһәрдә бер көн» телевизион проектын төшерә.

Программаның алып баручысы Зоя Бербер дөнья шәһәрләре буенча бер көнлек гадәти булмаган маршрутлар тәкъдим итә. Казанда камера объективына Кол Шәриф мәчете, Бауман урамындагы «Әкият» кафесы, Кремль яр буе эләккән. Шулай ук тамашачыларга чәк-чәк әзерләү рецептын сөйләячәкләр һәм шәһәрне кош очышы биеклегеннән күрсәтәчәкләр. Казан турындагы сюжет эфирга агымдагы елның август-сентябрь айларында чыгачак.

Соңгы 3 елда «Шәһәрдә бер көн» тапшыруының төшерү командасы Люксембург, Ереван, Люцерна, Сәмәрканд, Баку, Брюссель, Тбилиси һәм башка шәһәрләрдә булган.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*