tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БТКның Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарына эшлекле сәфәр кылды
БТКның Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарына эшлекле сәфәр кылды

БТКның Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарына эшлекле сәфәр кылды

22 июньдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында эшлекле сәфәр белән булып кайтты.

Сәфәребез Бәләбәй шәһәрендә Мәгүбә Сыртланова исемен йөрткән урам һәм аның якты истәлегенә сәүдә үзәге бинасында куелган тактаташ белән танышудан башланып китте.

Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәйдәге бүлекчәсе әгъзалары белән эшлекле әңгәмәдә Бәләбәйдә эшләп килгән татар иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, аларның бүгенге халәте, мәктәптә татар телен укыту, районда үткән мәдәни чаралар, эшләп килгән иҗат төркемнәре хакында сөйләшүләр алып барылды. Алдагы көннәргә планнар төзелде.

Әңгәмә Бәләбәй татарлары конгрессы җитәкчесе Рәсүл Корбангали улы Гәрәевка һәм бүлек әгъзалары: Вальмер Нәҗиб улы Дәүләтшинга, Раян Гариф улы Зәкиевка һәм Бәләбәй районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Галия Канзәфәр кызы Әхмәтшинага Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге исеменнән рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова исемен йөрткән 2 санлы мәктәп бинасында каһарман татар хатын-кызыбызның исемен мәңгелләштергән тактаташ һәм мәктәп мәйданында урнашкан бюст янында фотога төшеп, курку белмәс милләттәшебез, аның язмышы, сугышта күрсәткән батырлыгы хакында әңгәмә алып барылды.

Сәфәрнең соңгы тукталышы Ярмәкәй районы Иске Турай авылы булды. Монда агымдагы елның май аенда гына Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнарга һәйкәл, Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган җәлилче, тумышы белән әлеге авыл кешесе Гариф Шабаев бюсты белән танышырга насыйп булды. Шушы ук мәйданда чик сакчылары истәлегенә урнаштырылган таш һәйкәл дә үз урынын тапкан. 2017 елның декабрендә ачылган, авыл күрке булган “Мансаф” мәчете бинасында аның имам-хатыйбы Флүр Мөсәгыйть улы Кашапов үз төбәге хакында сөйләде.

Сәфәр нәтиҗәле һәм фәһемле булды. Башкортстан татар конгрессының Бәләбәйдәге бүлеге әгъзаларына, “Мансаф” мәчете имам-хатыйбы Флүр Кашаповка һәм аның гаиләсенә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Алдагы көннәрдә “Туган Тел” каналында чыгып килүче “Ихлас. Балкыш” тапшыруында сәфәребез турында тәфсилләп сөйләнәчәк, яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Гөлшат Сафина, Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*