tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Келәш авылы мәктәбендә “Калфак – милләт көзгесе” дигән калфак бәйрәме узды
Келәш авылы мәктәбендә “Калфак – милләт көзгесе” дигән калфак бәйрәме узды

Келәш авылы мәктәбендә “Калфак – милләт көзгесе” дигән калфак бәйрәме узды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тәтеш районының Келәш авылы мәктәбендә “Калфак – милләт көзгесе” дигән калфак бәйрәме уздырганнар.

– Хатын-кызларның иң үзенчәлекле баш киеме – калфак. Ул – татар хатын-кызын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче нурлы таҗ! Кыз балаларның йөзенә иман нуры иңдерүче кием, – диләр башлангыч мәктәп мөгаллимәләре. – Калфакны борынгы заманда ук йон тукымадан эшләгәннәр һәм ул чигелгән дә. Ә соңрак калфакларны бәрхет, ефәк тукымалардан теккәннәр, затлы җепләр белән чигеп яки сәйләннәр белән бизәп эшләгәннәр. Хәзерге вакытта калфак баш киеме буларак кулланышка керә башлады, сәнгать өлкәсендә дә абруе зур.

Келәшлеләр әйтүенчә, бәйрәмдә авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Галимова калфаклар күргәзмәсе белән танышырган, калфак турында җыр җырлаган. Ә бәйрәмнең кунагы “Хәтирә” ансамбле әгъзасы Сания Борһанова балаларга үзе теккән калфаклар турында сөйләгән. Укытучы Гөлшат Хамидуллина мастер- класс вакытында укучыларга шаблон буенча калфак ясарга өйрәткән. Балалар бик тырышып калфакларына үзләре уйлап тапкан бизәкләрне төшергәннәр. Һәрберсенең калфагы үзенчәлекле, матур килеп чыккан.

Тәтеш районының “Ак калфак” җирле оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*