Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / КФУда туй йолалары турында сөйләштеләр
КФУда туй йолалары турында сөйләштеләр

КФУда туй йолалары турында сөйләштеләр

Бүген Казан федераль университетында, Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә,  «Татарларда туй йолалары» дигән темага дәрес үткәрелде.

Чарада әдәбият һәм фольклор белгече Марсель Бакиров, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Нияз хәзрәт Сабиров, “Ак калфак” Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Казан сөлгесе” брендын булдырган Гөлнара Нурмөхәммәтова катнашты.

Мәгълүм булганча, татар халкының гаилә йолалары арасында иң зур һәм хөрмәтле урынны никах туе, егетнең өйләнүе, кызның кияүгә чыгуы белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, йола җырлары алып тора. Туй йоласы татар халкында яхшы сакланган, һәм ул үзенчәлекле эчтәлеккә ия.

Ачык дәрестә никахка дин карашы,  кыз сорау, никах үткәрү, бирнә әзерләү кебек йолалар турында сөйләделәр, фикер алыштылар.

  • Йолаларга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Кыз кая кияүгә чыкканын белеп чыгарга тиеш – бер төбәктә  булган йолалар икенчесендә булмаска мөмкин. Кияүгә чыкканда шуларны өйрәнергә кирәк, – ди Кадрия Идрисова.

Ачык дәрес үткәрелгән аудиториядә студентлар кулы белән эшләнгән чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклардан күргәзмә дә оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*