tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Китап» радиосы зур сәхнәдәге беренче проектын тәкъдим итә
«Китап» радиосы зур сәхнәдәге беренче проектын тәкъдим итә

«Китап» радиосы зур сәхнәдәге беренче проектын тәкъдим итә

Бу якшәмбе, 5 сентябрь көнне, «Китап» радиосы Габдулла Кариев театрында «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәчәк. Бу — радионың сәхнәдәге беренче тамашасы була.

«Кичәдә Ренат Галиәскәр, Эльмира Җәлилова, Халисә Ширмән, Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаевның шигырьләре булачак. Авторларны сайлауның махсус ысулы юк. Монда минем күңелгә якын, „Китап“ радиосында, я Инстаграмда укыган шигырьләр урын алды», — диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры, әдәби-музыкаль кичәнең идея авторы, режиссеры һәм сценаристы Лилия Кадырова.

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов чараның, башлыча, яшьләр өчен булуын әйтте.

«Максатчан аудиториябез — 18-40 яшьтәге кешеләр. Җырлар, шигырьләрнең эчтәлеге шушы яшьтәгеләр өчен. Лилия укыячак шигырьләр, кавер төркеме җырлары да яшьләр лирикасына якынрактыр дип уйлыйм», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» әдәби-музыкаль кичәсендә яңгыраячак шигырьләр «MINGAZOV» кавер төркеме башкарган тере музыка белән укылачак. Россиядә татар телендә чыгыш ясый торган беренче кавер төркеме башкаруында халкыбызның элеккеге җырларын да ишетергә мөмкин булачак.

«Безгә проектның идея авторы Лилия мөрәҗәгать итте. Озак уйламыйча, ризалаштык. Бүгенге көндә яшьләр күбесенчә рус җырларын тыңлый. Ә без элеккеге җырларга яңа сулыш бирәбез. Яшьләргә шуны аңлатырга кирәк», — диде «MINGAZOV» төркеме солисты Ильяс Мингазов.

«Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» кичәсе 5 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Габдулла Кариев театрында була. Чара «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәмендә үткәрелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әдәби-музыкаль кичәне онлайн күрсәтергә планлаштыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*