tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Когалым шәһәре “Уйна гармун” фестиваленә сәләтле гармунчыларны җыйды
Когалым шәһәре “Уйна гармун” фестиваленә сәләтле гармунчыларны җыйды

Когалым шәһәре “Уйна гармун” фестиваленә сәләтле гармунчыларны җыйды

Ханты-Мансий төбәге Югра җирлегендә урнашкан Когалым шәһәре “Уйна гармун” фестиваленә сәләтле гармунчыларны җыйды.
Мәдәният йортының барлык почмакларында гармун, баян тавышлары яңгырады. Олысы-кечесе гармуннарын күтәреп милли киемдә түземсезләнеп үз чиратларын көтте, килгән кунаклар оештырылган күргәзмә янында кайнашты.
“Нур” татар – башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Ильнур Мансаф улы Мусин кунакларны каршы алды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән сәламләде һәм милләттәшләребезне бәйрәм белән котлады, иҗтимагый оешма вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, конкурсантларга уңышлар теләде.

Концерт үзешчән артистларның җырлары, чыгышлары белән үрелеп барды. Казаннан килгән виртуоз-баянист Динар Бәдретдиновның чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Залда бәйге кызганнан-кызды.
Катнашучылар түземсезләнеп бәйгенең азагын көтте.

– Жюри әгъзалары Сургут шәһәреннән килгән Исламов Адель Айнур улын җиңүче итеп билгеләде, барлык катнашучыларга бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды, – дип хәбәр итә Раушания Исхакова.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*