Краснодарда Татар мәдәнияте көне узачак. 20 ноябрьдә узачак чара кысаларында традицион татар ашларын пешерергә өйрәтәчәкләр.
«Болгар-К «Краснодар төбәк иҗтимагый оешмасы» активистлары токмач, чәкчәк һәм өчпочмак кебек милли ризыклар буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Аннары милли ризыкларны авыз итеп карарга да мөмкин булачак
Кубань башкаласында Татар мәдәнияте көне икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел аны оештыручылар белән бергә бәйрәмдә 200дән артык кеше катнашкан.