tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Краснодар татарлары тарихи фоторәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыра
Краснодар татарлары тарихи фоторәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыра

Краснодар татарлары тарихи фоторәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыра

Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы Инстаграмдагы аккаунтында тарихи фотографияләр бәйгесе игълан итте.

«Конкурсның максаты — балалар һәм яшьләрдә гаиләләре тарихына кызыксыну уяту, аларның якыннарының язмышлары, истәлекләре белән уртаклашу, тарихи вакыйгаларның шаһитлары белән танышу», — диде оешманың җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Эльвина Хәйруллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бәйгегә тарихи фоторәсемнәр һәм алар белән бәйле шәхесләр, кызыклы фактлар, гаиләләр турында мәгълүматлар кабул ителә.

Гаризаларны «Болгар-К» татар оешмасына 24 майга кадәр юлларга була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*